Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2022, 18:31

“Ел укытучысы” конкурсының беренче нәтиҗәләре билгеле

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2022” республика конкурсының “Укытучы-мастер” дип аталган икенче этабына үткән 7 бәйгеченең исемнәре билгеле булды. Кемнәр соң алар? Җавап – сайтта!

“Ел укытучысы” конкурсының беренче нәтиҗәләре билгеле
“Ел укытучысы” конкурсының беренче нәтиҗәләре билгеле

Бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2022” республика конкурсының беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Читтән торып үткәрелгән турда һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 7 укытучы (бәйге башланганда алар 13 иде) конкурсның “Укытучы-мастер” дип аталган икенче этабына үтте.

Менә аларның исемнәре: Гүзәл ИСЛАМОВА (Борай районы, Чалкак мәктәбе); Эльмера МӘРДӘМШИНА (Илеш районы, Ишкар мәктәбе); Ләйсән МОРЗАЕВА (Дүртөйле районы, Исмаил мәктәбе); Эльвира СӘЛИМГӘРӘЕВА (Балтач районы, Ялангач мәктәбе); Ләйсән ТИМЕРБАЕВА (Октябрьский шәһәре, 1 нче мәктәп); Альбина ХӘЙРУЛЛИНА (Туймазы районы, Серафимовка авылының 1 нче мәктәбе); Светлана ЯМАЛЕТДИНОВА (Миякә районы, Әнәс мәктәбе).

Әлеге укытучылар иртәгә, 18 февральдә, Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә жюри хөкеменә сыйныф сәгате өлгеләрен чыгарачак. “Укытучы-мастер” этабына караган бу сынауда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән биш конкурсант “Укытучы-лидер” этабына үтәчәк һәм шунда ук “Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” республика конкурсының лауреатлары дип игълан ителәчәк.

Абсолют җиңүче “Пресс-конференция” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. “Ел укытучысы”ның исеме 22 мартта игълан ителергә тиеш.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

“Ел укытучысы” конкурсының беренче нәтиҗәләре билгеле
“Ел укытучысы” конкурсының беренче нәтиҗәләре билгеле
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: