Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2022, 21:14

Европа Советы рәисе Русия Президенты белән ни хакта сөйләшкән?

Киев ике якка да файдалы чишелеш эзләүгә җитди карамый.

Европа Советы рәисе Русия Президенты белән ни хакта сөйләшкән?
Европа Советы рәисе Русия Президенты белән ни хакта сөйләшкән?

Русия Президенты Владимир Путинның Европа Советы рәисе Шарль Мишель белән телефон аша сөйләшүе булды. Яклар Донбасс республикаларын яклау буенча Русия үткәргән  хәрби операция белән бәйле ситуация, шулай ук гуманитар аспектлар буенча фикер алыштылар. Русия Президенты Евросоюз җитәкчелеген Украина ягының Донецк үзәгендәге торак кварталга кассеталы  сугыш кораллары кулланып ясалган ракета һөҗүмен искә төшерде. Ул һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халык арасында күп кенә корбаннар да булган иде. Моңа Европа Советы игътибар итмәде.

Владимир Путин  Русия таләпләрен исәпкә алып,  Русия һәм Украина вәкилләренең сөйләшүләренә принципиаль бәя бирде. Ул Киевның ике якка да файдалы чишелеш эзләүгә җитди карамавын да билгеләде.

 

Фото: free.1tv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: