Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2022, 12:29

Балалы хатын-кызларга пенсияләр ничек исәпләнелә?

Балалары булган хатын-кызларга хаклы ялга чыгу өчен күпме стаж һәм пенсия баллы кирәк? Җавап – сайтта!

Балалы хатын-кызларга пенсияләр ничек исәпләнелә?
Балалы хатын-кызларга пенсияләр ничек исәпләнелә?

Хатын-кызларга пенсия билгеләгәндә бала карау чорлары автоматик рәвештә исәпкә алына. Закон нигезендә бу вакыт аналарның стажына кертелә һәм аларның пенсия коэффициентларын арттыра. Бала туу турында ЗАГС реестры мәгълүматлары, ана капиталына артыннан мөрәҗәгать итү турындагы гаризалар, шулай ук Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы буенча балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы белешмәләр – барысы да булачак пенсионерның  Русия Пенсия фондындагы шәхси исәбендә теркәлә бара. Шул рәвешле Пенсия фонды узган ел эчендә 4,7 миллион хатын-кызның шәхси исәпләрен яңа мәгълүматлар белән тулыландырган. Моның өчен хәзер беркемгә дә Пенсия фонды бүлекчәләренә барып йөрү кирәкми.

Балалы аналарга пенсия ничек исәпләнелә соң? Беренче бала туганнан соң 1,5 ел аналарның хезмәт стажына керә һәм аңа 2,7 пенсия коэффициенты бирелә. Икенче баланы караган өчен шулай ук 1,5 ел стаж өстәлә, ләкин пенсия коэффициентлары икеләтә артык – 5,4. Өченче яки дүртенче баланы тәрбияләгән өчен тагын 1,5 ел стаж һәм 8,1 пенсия коэффициенты өстәлә. Дүрт бала әнисе, шул рәвешле, 24,3 коэффициентка кадәр җыярга мөмкин, бу исә яшь буенча пенсиягә чыгу өчен җитә. Әгәр дә хатын-кыз бала туганнан соң да эшләвен дәвам итсә, пенсия билгеләгәндә иң югары коэффициентлар һәм иң керемле хезмәт еллары исәпкә алына.

Фото: volchansk-adm.ru

Балалы хатын-кызларга пенсияләр ничек исәпләнелә?
Балалы хатын-кызларга пенсияләр ничек исәпләнелә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: