Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2022, 22:53

Мәскәү һәм Киев арасында сөйләшүләр бара

Мәскәү һәм Киев сөйләшүләрдә компромисска якынлаша.

Мәскәү һәм Киев арасында сөйләшүләр бара
Мәскәү һәм Киев арасында сөйләшүләр бара

Мәскәү һәм Киев сөйләшүләрдә компромисска якынлашты, дип хәбәр иткән Украина Президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк. Ул барлык процессуаль мәсьәләләр җайга салынгач дәүләт башлыклары арасында очрашу булу ихтималлыгын да әйткән. Ул бу хакта “Коммерсант”ка белдергән.

Подоляк сүзләренә караганда, яклар даими видеоочрашулар  үткәрә, сөйләшүләр процессы өчен эшче төркем булдырылган һәм яклар “ультиматумнарга бирелмичә, конкрет сөйләшә башлаган”. Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе  эшче төркемнәрнең йомгаклау документларын юридик җайга салу белән шөгыльләнүен дә әйткән.

Аерым алганда, яклар утны туктату шартлары, Украина территориясендә җимерелгән инфраструктурага зыянны каплау, РФ гаскәрләренең илдән чыгу процессы һәм тыныч килешү шартлары турында фикер алышалар, дип билгеләп үткән Подоляк. Тыныч килешүнең төп пункты Русия һәм Украина өчен хәвефсезлек гарантияләре мәсьәләсе. Моннан тыш, Подоляк якын арада сөйләшүләрнең дүртенче раунды булачагын да белдергән. Узган  сөйләшүләр  28 февральдә, 3 һәм 7 мартта үткән иде.

Милитарлаштыру һәм денацификациягә каршы хәрби операция башлануын Русия Презиленты Владимир Путин 24 февраль игълан иткән иде.

 

Фо то; ptoday.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: