Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2022, 13:30

Егетләр нидән үлгән?

Мәскәүдә вахта ысулы белән эшләүче дүрт егет вафат.

Егетләр нидән үлгән?
Егетләр нидән үлгән?

Мәскәүгә акча эшләргә дип киткән дүрт егет тә Башкортстанның Чишмә районыннан. Алар башкалада төзелеш ширкәтендә эшләгән. Яшәүләре эш урынындагы вагончикта булган. Вагончикта ике катлы караватлар урнаштырылган булган. Кичтән бераз мәҗлес корып алып йокларга ятканнар һәм иртәнгә уянмаганнар. Алар газ белән җылытыла торган җылыткычтан чыккан төтенгә исереп үлгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, эшчеләрнең үлеме газ җиһазларын көнкүреш җылыту өчен саксыз куллану аркасында, төтен белән агулану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Төгәл сәбәпне билгеләү өчен экспертизалар билгеләнгән.

Мәрхүм булучы 22 яшьлек Алмазның сеңлесе сүзләренә караганда, эш бирүче хәтта һәлак булганнарның гаиләләренә дә шалтыратмаган. Ул шулай ук  яшь егетләрнең үлеме очраклы булмаган дип  шикләнә. Тикшерүчеләр мәрхүмнәрнең банк карталарын җыеп алган. Егетләрнең гәүдәләрен алып кайту өчен туганнарына бурычка акча җыярга туры килгән.

Вагончикта алар белән бишенче кешенең булуы мәгълүм түгел.

 

Фото: bk-resurs.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: