Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2022, 09:59

Банк исәбеңдә 10 мең долларың бармы?

Булса, банктан теләгән вакытыңда алырга мөмкинсең. Тик мондый акчаның гади халыкта булуы гына икеле...

Банк исәбеңдә 10 мең долларың бармы?
Банк исәбеңдә 10 мең долларың бармы?

Президент Владимир Путинның махсус Указына ярашлы, Русия Банкы 2022 елның 9 мартыннан 9 сентябренә кадәр валюта вкладларыннан яки гражданнарның банк исәпләреннән акча бирү тәртибен билгели. Валюта исәпләрендә яки вкладларында клиентларның барлык акчалары да вклад валютасында саклана. Клиент – 10 мең АКШ долларын теләгән вакытында шул валютада, ә калган акчаларны – түләү көненә базар курсы буенча сумнарда алырга мөмкин.

Русиягә доллар кертү Көнбатыш санкцияләре тарафыннан чикләнде. Сум вкладларына һәм исәпләренә санкцияләр бернинди йогынты да ясамый. Аларны теләсә кайчан алырга мөмкин. Русия банкларындагы валюта счетларының 90 процентында сакланучы акча 10 мең АКШ долларыннан артмый, ягъни валюта кертемнәренең яки счетларның 90 проценты үз акчаларын тулысынча кулга ала алачак.

Гражданнар акчаларын валюта вкладларында яки счетларында һаман да саклый алачак. Барлык акчалар да счет яки вкладлар ачылган валютада сакланачак. Вклад яки исәп шартлары үзгәрми. Аның буенча процентлар, гадәттәгечә, кертем ачылган валютада каралачак.

Үз валюта кертемнәреннән яки счетларыннан акчаларны барлык банкларның клиентлары да алырга мөмкин. Банкларга кирәкле сумманы акчалы валютада конкрет бүлеккә китерү өчен берничә көн таләп ителергә мөмкин.

Фото: voronezhnews.ru

Банк исәбеңдә 10 мең долларың бармы?
Банк исәбеңдә 10 мең долларың бармы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: