Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2022, 12:35

Шольц һәм Путин ни турында сөйләшкән?

Боевиклар бәрелешләр барган районнардан тыныч кешеләрне  эвакуацияләүгә комачауларга омтыла.

Шольц һәм Путин ни турында сөйләшкән?
Шольц һәм Путин ни турында сөйләшкән?

Русия Президенты Владимир Путинның Германия федераль канцлеры Олаф Шольц белән телефон аша сөйләшүе узды. Анда төп сүз Донбассны саклау буенча уздырылган махсус хәрби операция  тирәсендә барды. Фикер алышу сәяси-дипломатик көчләр эшчәнлеге, аерым алганда, Русия делегациясенең Киев хакимияте вәкилләре белән сөйләшүләренең өченче раунды нәтиҗәләре турында барды. Моннан тыш, Украинада һәм Донбасс республикаларында вәзгыятьнең гуманитар аспектларына аерым игътибар бирелде. Русия Президенты бәрелешләр барган районнардан тыныч кешеләрне эвакуацияләү өчен гуманитар коридорлар оештыру чаралары һәм  боевикларының кешеләрне хәвефсез эвакуацияләүгә комачауларга омтылулар турында мәгълүмат бирде.

Владимир Путин һәм Германия федераль канцлеры Олаф Шольц  элемтәләрне төрле дәрәҗәләрдә дәвам итү турында килеште.

 

Фото: katehon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: