Американың Техас университеты галимнәре симерүдән спорт белән шөгыльләнми генә котылу ысулы уйлап тапкан. Бу хакта “Steroids” журналында мәкалә басылып чыкты.
Аңа караганда, UTSA дип аталган яңа препарат симерүдән спорт белән шөгыльләнмичә дә котылырга мөмкинлек бирә. Матдә симерү тудыручы P4508B1 цитохромы ферментына каршы тора.
Эш барышында галимнәр лаборатория тычканнарына җиде көн дәвамында әлеге ферментны биргән, шул ук вакытта аларга күпләп май һәм шикәр ашатканнар. Тәҗрибә вакытында хайваннарның тән массасында бернинди үзгәрешләр дә күзәтелмәгән.
Әлеге дару йөрәк авыруларына каршы көрәштә дә файдалы. Даруны озакламый кешеләрдә сыный башлаячаклар.
Фото: krasgmu.net