Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2022, 22:54

“Кукурузник” “Байкал”га әйләнә

“Ан-2” самолетын ни өчен “кукурузник” дип атыйлар?

“Кукурузник” “Байкал”га әйләнә
“Кукурузник” “Байкал”га әйләнә

“Ан-2” самолетын икенче төрле “кукурузник” дип атыйлар. Кукуруз озын булып үсү сәбәпле, аны башка техника белән эшкәртеп булмый. “Ан-2” кукуруз басуларын эшкәртү өчен кулланылганнан соң ул шулай дип атала башланган. “Кукурузник” 1947 елдан башлап җитештерелә, ниһаять, аңа алмашка заманча очкыч килә. Ул “Байкал” самолеты.

“Байкал” проекты 2019 елдан алып барыла. Аңа Русиядә җитештерелгән мотор куелган. “Байкал”ның беренче очышы агымдагы елның  гыйнвар аенда узды. Ул Екатеринбургның “Арамиль” аэропортыннан күтәрелеп 500 метр биеклектә 25 минут очты.  Очыш биреме буенча 1нче класслы очучы-сынаучы Валентин Лаврентьев самолетның һавада тотрыклылыгын һәм идарә итүчәнлеген тикшерергә мөмкинлек бирә торган маневрлар ясады. Валентин Лаврентьев: “Очыш биреме тулысынча үтәлде. Самолет системалары штат режимында эшләде”, – дип хәбәр итте очыштан соң.

“Байкал”ны  быел Мәскәүдә узачак гражданнар авиациясенең NAIS-2022 күргәзмәсендә  күрсәтәчәкләр. Аны 2024 елда күпләп җитештерә башлау планлаштырыла.

Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров фикеренчә, “Байкал” төбәкләрдә җирле һава линияләрендә пассажирлар йөртүне җанландырырга мөмкинлек бирәчәк. Ул тугыз урынлы, 3000 километр  ераклыкка оча ала.Тизлеге –

 сәгатенә 300 километр, аңа җирдән күтәрелү өчен 210 метр озынлыктагы мәйдан кирәк.

 

Фото: photos.rg.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: