Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2022, 22:38

Кеше маймылдан яралган

Антропологлар макака тешләрен анализлап, аларны кешеләрнең борынгы ата-бабаларыныкына охшаш булуын ачыклаган.

Кеше маймылдан яралган
Кеше маймылдан яралган

Япониянең Отаго университеты галимнәре кыргый  макакаларның тешләрендә гадәти булмаган эзләр тапкан. Тикшеренү нәтиҗәләре “American Journal of Biological Anthropology” журналында басылып чыккан. Аңа караганда, антропологлар макака тешләрен анализлап, аларны кешеләрнең борынгы  ата-бабаларыныкына охшаш булуын ачыклаган. Бу исә кешеләрнең, чыннан да, маймыллардан эволюция алуын дәлилли.

Узган ел галимнәр Себердә мамонтларның ни өчен юкка чыгуын белдергән иде. Галимнәр мамонтлар юкка чыгуга кеше сәбәпче булмавын, бу җанварларнаң климат үзгәрү сәбәпле кырылуларын дәлилләгән иде.

 

Фото: obsuzhday.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: