Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2022, 07:44

Санкция астында... – песиләр һәм имән агачы!

Көнбатыш илләре тарафыннан игълан ителгән  санкцияләргә Русия песиләре һәм имәннәре ничек җавап бирер?

Санкция астында... – песиләр һәм имән агачы!
Санкция астында... – песиләр һәм имән агачы!

24 февральдә Русия Хәрби көчләре Президент Владимир Путинның Указы нигезендә Донбасста махсус хәрби операция башлады. Аны АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре күпсанлы санкцияләр белән каршы алды. Санкцияләр Русия икътисадына гына түгел, хәтта аның песиләренә һәм имәннәренә дә каршы  юнәлтелгән.

Халыкара мәчеләр федерациясе (FIFE) хуҗалары Русиядә яшәгән песиләргә 1 марттан 31 майга кадәр чит дәүләтләрдә узган күргәзмәләрдә катнашуны тыйды. Моннан тыш, Русиядә туган бер генә песине дә Русиядән читкә чыгару һәм теркәү мөмкин булмаячак. Дөрес, халыкара вәзгыять үзгәргәч, әлеге чикләүләр яңадан каралырга мөмкин.

Орел өлкәсенең Спасск-Лутовиново усадьбасында рус язучысы Иван Тургенев тарафыннан утыртылган йөзьяшәр имән дә шушы ук язмышка дучар булды. Аңа “Европаның ел агачы” Халыкара конкурсында катнашу тыелды. “Тургенев имәне” бер сынау аша узган иде инде: 2021 елның ноябрендә узган көчле давыл аны җиргә аударган иде. Күрәсең, бу Күкләр тарафыннан җибәрелгән билге булгандыр...

Фото: mordovmedia.ru, oreluniver.ru

Санкция астында... – песиләр һәм имән агачы!
Санкция астында... – песиләр һәм имән агачы!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: