Җәмгыять
3 Марта 2022, 04:39

Яхта конфискациягә эләккән

Германиядә Алишер Усмановның “Дилбәр” исемле 156 метрлык яхтасын тоткарлаганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яхта конфискациягә эләккәнЯхта конфискациягә эләккән
Яхта конфискациягә эләккән

 Германиядә Русия эшкуары Алишер Усмановның  яхтасын конфискацияләгән. “Dilbar”, ягъни “Дилбәр” исемле бу яхтаның бәясе 600 млн долларга тирәсе, ә озынлыгы 156 метр. Бу хакта “Forbes” журналы чыганакларга сылтама белән хәбәр итте. Аларның мәгълүматы буенча, яхта Германиянең төньягында, Гамбург шәһәрендә конфискацияләнгән.

Билгеле булуынча, Русиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе сәбәпле, Евросоюз Русия сәясәтчеләренә, журналистларга, мәдәният эшлеклеләренә каршы санкцияләр кертте, шул исәптән  Алишер Усмановны та бу исемлектә. Аларның барысына да Европа берлеге илләренә тыелачак, ә андагы активлары “туңдырылачак”, дип ассызыклана.

Чыганак: ТАСС.

Яхта конфискациягә эләккән
Яхта конфискациягә эләккән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас