Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2022, 22:58

Кеше хакы – 27 мең сум

Ике ир 27 мең сум акча өчен ялгыз картны балта белән чабып үтергән.

Кеше хакы – 27 мең сум
Кеше хакы – 27 мең сум

Әлеге вакыйга Зилаер районында булган. Күрше хатын пенсионер картның соңгы чорда күренмәве сәбәпле, хәлен белергә кергәч, аның кан эчендә ятуын күреп полициягә хәбәр итә. Полиция һәм тикшерүчеләр тиз арада үтерүчеләрне эзли башлый. Озакламый ике кешенең картның пенсиясен алып Уфага качуы билеле була.

Үтерүчеләрнең берсе – 39 яшьлек ир элек тә утырып чыккан була. Ул җинаятен таный. Озакламый 37 яшьлек икенче ир дә кулга алына.

Җинаять буласы көнне бу икәү әлеге пенсионерның өе янында аракы эчеп торган була. Картка почта ташучы пенсия кертүен күргәч, алар аны таларга була. Картның өенә кереп, берничә тапкыр башына балта белән сугып, акчаны алып Уфага качалар. Әлеге җинаятьне тикшерү дәвам итә.

 


Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: