Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 март 2022, 21:58

Уфа байлары нинди йортларда яши?

Уфадагы иң кыйммәтле  бизнес-класслы фатирларда танылган спортчылар һәм бизнесменнар яши, шуңа күрә фатир бәяләре дә безнең өчен коточмалы.

Уфа байлары нинди йортларда яши?
Уфа байлары нинди йортларда яши?

Уфадагы иң кыйммәтле һәм затлы фатирларның берсе – “Аристократ”та. Андагы бизнес-класслы фатирларда танылган спортчылар һәм бизнесменнар яши, шуңа күрә фатир бәяләре дә безнең өчен коточмалы.

Шуларның берсе сатуга куелган. “Аристократ” торак комплексындагы 122 квадрат метрлы иркен өч бүлмәле фатир

35 миллион сумга сатыла. Панорамалы тәрәзәдән Солдат күле күренә, янәшәдә Якутов паркы. Фатирда затлы дизайнер ремонты ясалган, анда бары тик иң кыйммәтле һәм чит илдән китерелгән материаллар – итальян керамограниты, швед паркеты, немец сантехникасы, итальян кухня гарнитуры, дизайнер люстралары һәм яктырткычлар, хәтта эксклюзив ишек тоткалары куелган.

“Аристократ”та тагын бер вариант – ике бүлмәле фатир 15 миллион сумга сатыла. Аның мәйданы 61,6 квадрат метр тәшкил итә.

Шәһәрнең тарихи үзәгендә алты бүлмәле фатир сатыла. 141 квадрат метрлы йортның кухня, ике кунак, зур гардероб һәм дүрт йокы бүлмәсе бар. Кунакханә бүлмәсендә камин да бар. Фатирның бәясе 20 миллион 300 мең сум тора.

 

 

 

Авито фотосы.

Уфа байлары нинди йортларда яши?
Уфа байлары нинди йортларда яши?
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: