Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март 2022, 11:40

Русия-Украина сөйләшүләре башланды

Русия һәм Украина сөйләшүләрнең беренче раундын үткәрде һәм яңа очрашу турында килеште.

Русия-Украина сөйләшүләре башланды
Русия-Украина сөйләшүләре башланды

Русия һәм Украина делегацияләре 28 февральдә Белоруссиядә узган сөйләшүләрдә Донбасс тирәсендә кризисны конкрет хәл итүгә килә алмады. Яклар элемтәләрне Мәскәү һәм Киевта узачак консультацияләрдән соң дәвам итәргә килештеләр. Яңа очрашу берничә көннән  булырга мөмкин. Бу хакта Белоруссиянең Тышкы эшләр министры Владимир Макей белдерде.

Сөйләшүләр катлаулы булган. Мәскәү делегациясен Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләде. Гомумән алганда, сөйләшүләр алты сәгатькә якын барган.

Сөйләшүләр үткәрү идеясен беренчеләрдән булып белорус Президенты Александр Лукашенко  24 февральдә, Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча Украинаны демилитарлаштыру һәм денацификацияләү буенча махсус операция башланган көнне тәкъдим итте.

Русия ягы өч шарт куйды: Кырымны Русия территориясе буларак дипломатик тану, Украинаны демилитарлаштыру һәм денацификацияләү, илнең нейтраль статусын тәэмин итү.

 

Фото: tj.sputniknews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: