+1 °С
Болытлы
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, республикада агымдагы ай өчен пенсияләр 3 мартта таратыла башлаячак. 5нче һәм 7нче март көннәрендә 8 мартта таратылырга тиешле пенсияләр халыкка китереләчәк. Пенсияләрен кредит оешмалары аша алучыларның шәхси исәпләренә акча килешүләрдә билгеләнгән датада – 11 марттан соң күчерелә башлаячак. Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ белдерүенчә, бәйрәм һәм ял көннәре өчен пенсия түләүнең конкрет даталары алдан ук, февраль ае өчен пенсия квитанцияләрендә күрсәтелгән булган.
Бәйрәмнән соң пенсияләр һәм башка социаль түләүләр элек билгеләнгән график буенча таратылачак.
Фото: eng.ufacity.info