Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2022, 12:40

Тагын этләр һөҗүм иткән

Белоретта хуҗасыз  этләр төркеме 8 яшьлек кыз һәм аның әнисенә һөҗүм иткән.

Тагын этләр һөҗүм иткән
Тагын этләр һөҗүм иткән

Бу хәл шәһәрнең Блюхер урамында 27 февральдә төштән соң булган. Бу хакта  социаль челтәрдә Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, коткару хезмәтенә шаһитлар шалтыраткан.  Ашыгыч ярдәм, участковый килгән. Этләрне куып җибәргәннәр.

Таланган хатын сүзләренә караганда, төркемдә алты эт булган, алар үзләрен бик агрессив тотканнар. Этләр аларның аякларына ябышкан, киемнәрен ертканнар. Зыян күрүчеләрне травмпунктка алып барганнар. Калын кышкы киемдә булу сәбәпле, аларның тәннәре җәрәхәтләнмәгән.  

Әлеге урында этләрне тоту өчен махсуслаштырылган оешма эшли.

Әле күптән түгел генә Уфаның Әй урамында сукбай этләр бер малайга һөҗүм иткән иде. Мондый хәлләр даими булып тора.

Эш шунда,  “хайваннар белән җаваплы эш итү турында” дип аталган 498 санлы Федераль закон кабул ителгән иде. Аңа ярашлы, сукбай этләрне үтерергә ярамый. Усаллары махсус приютларда тотылырга тиеш. Юашларына билге куеп кабат иреккә җибәрәләр.

 

Виктор ГУСЕЙНОВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: