Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2022, 11:43

Җирнең җаны бармы?

Галимнәр Җир акыллы зат дип уйлый.

Җирнең җаны бармы?
Җирнең җаны бармы?

Рочестер Университеты галимнәре “Җир планетасы – шәхес үзенчәлекләре булган акыллы зат” дигән гипотеза белдерделәр. 1970 елда ук Геи дигән галим Җирнең физиологик система булуы турындагы теория булдырган. 50 елдан соң Америка астрофизиклары бу идеягә әйләнеп кайткан.

Галимнәр Җир тормышында дүрт этап билгели: өлгереп җитмәгән биосфера, өлгергән биосфера, шулай ук өлгереп җитмәгән техносфера һәм өлгергән техносфера. Галимнәр фикеренчә, хәзер безнең планета өлгереп җитмәгән техносфера этабында. Әлегә фән техносфераның җитлеккән этабы кайчан башланырга тиешлеген күзаллый алмый. Моны аңлау өчен, планетар интеллектны өйрәнергә кирәк, әмма аның чикләре әлегә шулай ук аз каралган.

Ә безнең бабайлар Җирнең тере икәнен элек үк белгән, мөгаен, һәм аңа кадерләп “Җир-ана” дип эндәшкән.

Җирнең җаны бармы?
Җирнең җаны бармы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: