Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2022, 13:10

Сөйләшү-килешү өмете юк түгел

Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Русия делегациясенең Украина ягы белән сөйләшүләр өчен Белоруссиягә китүе хакында хәбәр итте.

Сөйләшү-килешү өмете юк түгел
Сөйләшү-килешү өмете юк түгел

Русия делегациясе Белоруссиягә Украина ягы белән белән сөйләшүләргә киткән. Делегация Тышкы эшләр министрлыгы, Оборона министрлыгы һәм башка ведомстволар вәкилләреннән тупланган, шул исәптән анда Президент Администрациясе вәкилләре  бар.

"Килешүгә ярашлы рәвештә, Тышкы эшләр министрлыгы, Оборона министрлыгы һәм башка ведомстволар вәкилләреннән торган Русия делегациясе, Президент администрациясен дә кертеп, Белоруссиягә украиннар белән сөйләшүләр өчен килде", –  диде  Песков. "Гомельдә бу сөйләшүләрне башларга әзер булачакбыз", ­­–  дип ачыклык кертте.

Русиянең Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү максаты белән башланган махсус операциясе 24 февральдән бирле дәвам итә.

Чыганак: ТАСС.

Сөйләшү-килешү өмете юк түгел
Сөйләшү-килешү өмете юк түгел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: