Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2022, 21:15

Кызлар 83 яшьлек пенсионер хатынны талаган

Башкортстанда битлек һәм перчатка кигән ике кыз пенсионер хатынның 120 мең сум акчасын урлаган.

Кызлар 83 яшьлек пенсионер хатынны талаган
Кызлар 83 яшьлек пенсионер хатынны талаган

Бөре рйонында өлкән яшьтәге бер хатынга чакырылмаган кунаклар килеп керә. Йорт хуҗасы аларны коридорында каршы ала. Кызлар хатыннан кемнеңдер бакчасын сатарга җыенуын сорый. Бу белмәвен әйткәч, кызлар су сорый, янәсе, алар арыган һәм озак юлдан соң авызлары кипкән. Пенсионер аларга су бирә, тегеләр чыгып китә. Хуҗабикә кухнясында телевизор каравын дәвам итә. Күпмедер вакыттан соң ул бүлмәдәге шкафыннан 120 000 сум акча югалуын ачыклый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

 


Фото: dela.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: