Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2022, 20:39

Украина-Русия чиге тыныч түгел

Русия территориясендә – Ростов өлкәсендә ике шартлау булган.

Украина-Русия чиге тыныч түгел
Украина-Русия чиге тыныч түгел

Луганск һәм Донецк республикалары чигендә киеренкелек үсә бара. Русия территориясендә – Ростов өлкәсендә ике шартлау булган. Бер снаряд Митякин станицасында урнашкан йорттан 300 метр ераклыкта шартлаган. Зыян күрүчеләр һәм җимерүләр булмаган. Икенче шартлау да шул ук районда булган. Тикшерү бара. Украина Русия территориясенә атуга катнашы булуын кире какты һәм халыкара тикшерүгә чакырды.

– Украинаның мондый атуларга катнашы юк. Без кичекмәстән Русия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткән инцидентларны халыкара тикшерү үткәрергә чакырабыз, – дип белдерде Украина тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Дмитрий Кулеба. Украина Кораллы Көчләре Донбасста фронт сызыгына танклар, гаубицалар һәм үзйөрешле артиллерия җайланмаларын күчергән.

АКШ президенты Джо Байден Русия гаскәрләренең Украинага һөҗүме якын арада булырга мөмкин дип белдерә.

Бүген Франция Президенты Эммануэль Макрон телефон аша Украинадагы хәл турында Русия Президенты Владимир Путин белән сөйләште.

Луганск һәм Донецк республикаларында эвакуация игълан ителгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзер булуын белдерде.

 


Фото: news.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: