Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль 2022, 18:14

Бөекбританиягә барып кайтабызмы?

Туроператорлар Русия туристларына Бөекбританиягә юлламалар тәкъдим итә. 

Бөекбританиягә барып кайтабызмы?
Бөекбританиягә барып кайтабызмы?

Туриндустрия белгечләре, чит ил туристлары өчен карантин гамәлдән чыгарылгач,  Бөекбританиягә беренче юлламаларның бәясен ачты. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) сайтында хәбәр ителә. Әйтик, бер  компания Мәскәүдән март башында  Лондонга атналык турлар тәкъдим итә. Бәясе 1039 евро (89 мең сум) торган юллама  өч йолдызлы кунакханәдә яшәүне һәм самолетта очу хакын үз эченә ала. Шулай ук май бәйрәмнәренә төркемнәр өчен юлламалар сатуга чыкты: бәяләр ике кешегә 60,8 мең сумнан башлана, ләкин авиабилетлар бу суммага керми. Русиялеләргә замоклар һәм сарайлар буенча экскурсия турлары һәм сити-турлар  сайлау мөмкинлеге бар.

Фото: Pixabay.

Бөекбританиягә барып кайтабызмы?
Бөекбританиягә барып кайтабызмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: