Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2022, 09:36

Кемнең каны куерырга мөмкин?

Кан төркеменең тромблар барлыкка килүгә йогынтысы бар икән.

Кемнең каны куерырга мөмкин?
Кемнең каны куерырга мөмкин?

 Мондый нәтиҗәгә АКШ галимнәре килгән, аларның мәкаләсе Америка кардиология ассоциациясе журналында басылган.

Фәнни эш нәтиҗәләре шуны күрсәтә: тирәндәге тамырлар тромбозы һәм үпкә эмболиясеннән беренче кан төркеме ияләре сирәгрәк интегә.

Ә инде каны икенче һәм өченче төркемгә караган  кешеләрдә йөрәк өянәге сигез процентка ешрак очрый, йөрәк авырулары куркынычы аларда ун процентка югарырак.

Дүртенче кан төркеме тикшеренүдә катнашмаган, чөнки ул сирәк очрый.

Тромбоз авыруы  COVID-19 фонында барлыкка килергә мөмкин.

Кемнең каны куерырга мөмкин?
Кемнең каны куерырга мөмкин?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: