Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2022, 08:51

Зюганов та Жириновский артыннан китте...

КПРФ җитәкчесе Геннадий ЗЮГАНОВ салкын тию билгеләре белән хастаханәгә салынган. Моннан өч көн элек, коронавирус эләктереп, анда ЛДПР башлыгы Владимир ЖИРИНОВСКИЙ озатылган иде. Чират – кемдә?

Зюганов та Жириновский артыннан китте...
Зюганов та Жириновский артыннан китте...

Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов хастаханәгә озатылган. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте сәркәтибе Александр Ющенко "Интерфакс" агентлыгына хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, сәясәтче профилактика өчен берничә көнгә хастаханәгә урнаштырылган. Әлеге карар Русиядә эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып кабул ителгән, шулай ук “баш коммунист” соңгы елларда берничә операция кичергән. Ющенко Зюгановта салкын тию билгеләре барлыкка килүен әйтте. Шуңа күрә табибларның киңәше белән хастаханәгә урнаштырылган.

Элеккеге депутат Вячеслав Лысаков үзенең Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, КПРФ лидеры ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский белән бер үк урында – Үзәк клиник хастаханә корпусында ята. Ул монда 9 февральдә коронавирус эләктереп озатылган. Төрле мәгълүмат чаралары аның авыр хәлдә булуы турында хәбәр итте. Ике як үпкәсенең дә ялкынсыну дәрәҗәсе 30 проценттан алып 75  процентка кадәр үзгәреп тора. Шул ук вакытта Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында Жириновскийның хәле стабиль булуы турында хәбәр иттеләр.

Фото: https://www.gazeta.ru

Зюганов та Жириновский артыннан китте...
Зюганов та Жириновский артыннан китте...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: