Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2022, 15:52

Иң озын чик Русия-Казахстан арасында

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев белән очрашты.

Иң озын чик Русия-Казахстан арасында
Иң озын чик Русия-Казахстан арасында

– Казахстан ил эчендәге катлаулы вәзгыятьтән файдаланган ниндидер халыкара бандалар корбаны булды. Без сезнең белән Яңа ел алдыннан очраштык – мондый вакыйгаларның үсешенә алдан бернинди дә хәбәр булмады. Шуңа карамастан, хәл тотрыкланды, һәм, белүегезчә, Русия, күмәк иминлек турында шартнамә төзегән ил буларак, Казахстанга ярдәм итте. Әмма төп рольне, әлбәттә, Казахстан җитәкчелеге, хокук саклау органнары, кораллы көчләр уйнады.

Русия Казахстанның иң эре сәүдә-икътисади партнеры булып кала. Узган елда товар әйләнеше 34 процентка арткан, бу 25,6 миллиард доллар, бик яхшы күрсәткеч, – диде Владимир Путин.

Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев ике арада дөньяда иң озын чик булуын билгеләде.

Визит барышында берничә документ имзаланды.

 


Фото: kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: