Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2022, 15:50

Башкортстанда Африка җәеннәре!

Башкортстанның Караидел районында клари җәеннәре үстерү буенча акваферма ачылды.

Башкортстанда Африка җәеннәре!
Башкортстанда Африка җәеннәре!

Клари җәеннәрен икенче төрле Африка җәеннәре дип тә йөртәләр. Бу балыкны Европага голландлар XX гасырда алып кайтып үрчетә башлыйлар. Русиядә аны ныклап үрчетү 2006 елдан башлана. Бу балык нәзберек түгел. Суны кислород белән баетуның кирәге юк. Су бары тик таза булырга тиеш. Ул диетик азык, тәме тавык итенә охшаган.

Башкортстанда бу акваферманы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Эльвира Несмиянова ачты. Аны булдыру өчен ул дәүләт программасы буенча финанс ярдәме алды. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә, клари җәеннәре маймычларын үстерү өчен җиһазлар монтажланды.

Әлеге акваферма Русия Президенты Владимир Путинның эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча гомумдәүләт программасына ярашлы тормышка ашырыла.

 


Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: