Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 февраль 2022, 15:19

Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтәчәк

21 февральгә билгеләнгән бу бәйге IX-XI сыйныф укучылары арасында пандемия шартларына бәйле дистанцион рәвештә узарга тиеш.

Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтәчәк
Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтәчәк

БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы тарафыннан оештырыла торган олимпиада Башкортстанда татар теле һәм әдәбиятын укыту дәрәҗәсен күтәрү, университетның быел кабат ачыла торган татар бүлегенә яңа абитуриентлар җәлеп итү максатын куя. Аның җиңүчеләренә әлеге бүлеккә килергә җыенсалар, ташламалы шартлар тудырылачак, аларны әзерләгән укытучыларга да дәртләндерү чаралары каралган. Олимпиадада катнашырга теләүчеләргә 15 февральгә кадәр [email protected] электрон адресына махсус заявка тутырып җибәрергә кирәк. Аның формасы https://vk.com/club11256764?w=wall-11256764_1288%2Fall адресы буенча урнаштырылган.

Бәйге бер этапта узарга тиеш. Балаларга ике сәгать эчендә 50 тест соравына җавап бирергә туры киләчәк. Нәтиҗәләр 2022 елның 25 февраленә кадәр https://bashedu.ru/?li= адресы буенча БДУ сайтына урнаштырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү 10 мартка кадәр узарга тиеш.

Катнашучыларны көтеп калабыз!

Фото: https://vk.com/club11256764?

Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтәчәк
Башкорт дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтәчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: