Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2022, 11:16

Уфа буйлап электробус җилдерә

Бу ни бу, дип аптырамагыз, Уфада электробус тест үтә.

Уфа буйлап электробус җилдерә
Уфа буйлап электробус җилдерә

Уфада "Дан бульвары –  Телеүзәк" 2 нче троллейбус маршруты буенча КАМАЗ-6282 электробусы йөри башлады  Әлегә ул  тест уза. Электробусны гыйнвар ахырында 1нче санлы Троллейбус депосы автопаркына кайтарганнар иде. Ә Коммунистик  урамында электробус аккумуляторларын зарядкалау өчен махсус зарядка станциясе урнаштырылды.

Маршрутының озынлыгы 27 км тәшкил итә. Электробус көненә 6-7 рейс ясар дип планлаштырыла. Тест  «КАМАЗ» ГАҖ сервис бүлекчәсе белгечләре күзәтүе астында уза.

Электробус Уфада ике ай дәвамында йөриячәк. Тест-драйв тәмамлангач, "КАМАЗ" һәм МУП белгечләре тарафыннан бу  яңа транспорт төренә эксперт бәяләмәсе биреләчәк.

Чыганак: Башинформ.

 

Уфа буйлап электробус җилдерә
Уфа буйлап электробус җилдерә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: