Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2022, 22:23

Макрон Мәскәүгә нигә килгән?

Макрон Путин белән әңгәмә алдыннан оптимистик рухта булуын белдерде.

Макрон Мәскәүгә нигә килгән?
Макрон Мәскәүгә нигә килгән?

Бүген кич Франция Президенты Эммануэль Макрон Русия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр уздыру өчен Мәскәүгә килде. Сөйләшүләрнең төп темасы Украина тирәсендәге вәзгыять булыр дип көтелә. Кремльдә билгеләп үтелгәнчә, Украина мәсьәләсеннән тыш, дәүләт башлыклары хәвефсезлек гарантияләренең проектлары турында да фикер алышачак. Мәскәүгә визитыннан соң Макрон Киевка юл тотачак, анда ул Украина Президенты Владимир Зеленский белән очрашачак.

Макрон Путин белән әңгәмә алдыннан оптимистик рухта булуын белдерде. Франция Президенты билгеләп үткәнчә, ул коллегасы Владимир Путин белән очрашуга күтәренке кәеф белән әзерләнгән. “Мин очрашуларны оптимизм белән көтәм, әмма мин могҗизалар көтмим, – дигән Макрон BFM телеканалына.

Ике ил лидеры соңгы 10 көндә өч тапкыр телефон аша сөйләшүләр үткәргән иде.

 


Фото: tj.sputniknews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: