Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2022, 21:24

Вахтачы эзсез югалган

Пермь өлсәсендә чыгышы белән Башкортстаннан булган вахтачы хәбәрсез югалган. Аның югалуына ике атна булган, әлегә кадәр берни дә билгеле түгел.

Вахтачы эзсез югалган
Вахтачы эзсез югалган

Пермь краенда 37 яшьлек башкортстанлы вахтачы Наил Якупов хәбәрсез югалган. Бу хакта аның белән эшләүче Анастасия 5 февральдә “КП-Пермь” гәзитенә хәбәр иткән. Кызның сүзләренә караганда, югалган кеше тимер юлның Железнодорожный дип аталган вахта бистәсендә эшләгән һәм яшәгән. Гыйнвар аенда ул арендага фатир алган. 23 гыйнварда ул эшкә чыкмый һәм туганнары белән телефон аша да аралашуы туктала. Шул ук вакытта аның телефоны да эшләүдән туктаган. Аның турында ике атна инде берни дә билгеле түгел. Анастасия ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать иткән, ә Наил эшләгән предприятие җитәкчелеге полициягә гариза биргән.


Фото: Ufa.Kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: