Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2022, 22:26

“Путин Украина башына пистолет терәгән”

Путин  иминлек мәсьәләсендә НАТОның адекват булмаган реакциясе турында да белдерде.

“Путин Украина башына пистолет терәгән”
“Путин Украина башына пистолет терәгән”

Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон белән Владимир Путинның телефон аша сөйләшүе булды. Путин Украина темасы буенча сөйләшүдә Киевның Минск килешүләрен үтәмәвенә игътибар юнәлтте.

Путин шулай ук иминлек мәсьәләсендә НАТОның адекват булмаган реакциясе турында да белдерде.

Лондондагы бу сөйләшү турындагы хәбәрләрдә вәзгыятьнең кискенләшүе аларның берсенең дә мәнфәгатьләренә туры килмәве әйтелгән.

Моңа кадәр Киевта Борис Джонсон һәм Украина Президенты Владимир Зеленский очрашуы узган иде. Очрашу нәтиҗәләре буенча, сәясәтчеләр уртак гариза кабул иттеләр, анда Русия ягыннан һөҗүм итү “зур стратегик хата” булачак, дип кисәттеләр.

Борис Джонсон Владимир Путин Украина башына пистолет терәп тора дигән гаепләү дә белдергән.

 


Фото: ukr.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: