Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2022, 23:57

Пародия

Балачак шуклыклары.

Пародия
Пародия

Яшьлегемдә мин җырларга, биергә бик ярата идем. Шулай, бервакыт, унсигез яшьләрем тирәсендә булса кирәк, сәхнәгә менеп, авылыбыз биючеләренең һәрберсенә охшатып (без әле ул чакта пародия дигән сүзне белми идек), чын артистларча кыланып, биеп күрсәтергә булдым. Авылдашлар өчен бу, әлбәттә, аңлашылмаган, кем өчен көлке, кемгәдер гарьлек булып тоелган яңалык иде. Бүген уйласам, үземә шаклар катам, бу ул чакта кайдан башыма килгәндер?! Юк, мыскыллап түгел, киресенчә, үзебезнең биючеләрне яратып, авылыбызның оста гармунчысы Әбелмалих абыйга кушылып, аларча кыланып биеп тә киттем. Мин, әле, калын чәчләрен артка ташлап, аякларын кеше көлсенгә оста кәкрәйтеп биегән Мөгътәсим абый, әле, гәүдәсен ыспай, төз һәм килешле тотып әйләнгән Мулламөхәммәт җизнәм, әле, уң кулын күтәреп, кылтаеп гел чәчен сыйпаган Мәгъдүдә апа, әле, көйне-көйгә китереп, ирләрчә эре-эре адымнар белән теттергән Фәиз абый, яисә, чын биючеләрдән дә остарак итеп, бер урында аягын бәрә-бәрә тыпырдаган Рәзифә, йә булмаса, бәләкәй генә гәүдәсе белән “Ас-са! Ас-са!”га сәгатьләр буе әйттерә алган Нурикамал апача бөтерелдем. Хуплап, гөрләтеп кул чабулар эчендә, кемдер елмайды, эчләре катып көлде, ризасызлык белдереп, ачы итеп сызгырды, аяк типте. Ә мин исә, сәхнәгә баш ияргә чыккан җиремнән, ачулы берничә кешенең менеп килүен күрүгә, арткы ишек аша өебезгә карый элдердем. Бер айлар чамасы кичке уенга чыгарга куркып йөрсәм дә, шөрләвем юкка иде. Авыл халкы, бигрәк тә йөрәгендә бию дәрте йөрткән кеше ачу саклый аламыни?! Шуннан соң, әлеге хәлгә көлке аша, оста күрсәтелгән пародия итеп кенә карый башладылар.

 


Фәния МӨНИРОВА,

Нефетекама шәһәре.

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: