Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2022, 20:01

Мөфти өйдә ятарга чакыра

Бүген, 1 февральдән, Башкортстан мәчетләрендә ковидка каршы хәвефсезлек режимы кертелде.

Мөфти өйдә ятарга чакыра
Мөфти өйдә ятарга чакыра

Бүген, 1 февральдән, Башкортстан мәчетләрендә ковидка каршы хәвефсезлек режимы кертелде. Бу хакта Башкортстан Диния нәзарәте мөфтие Айнур Биргалин хәбәр итте. Ул үзләрен начар хис иткән дин тотучыларны мәчетләргә йөрмәскә чакырды.

– Куркыныч чор рәсми рәвештә тәмамланганчы югары хәвефсезлек режимын саклавыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Айнур Биргалин мөселманнарга. – Әз генә хәлсезлек тоелган очракта, гаиләдә кемдер авырса яки ковид, орвидан авыручылар белән элемтәләр булса, мәчетләргә йөрүдән тыелып калуыгызны сорыйм. Килмәгез, халыкка чир йоктырып йөрмәгез,– диде Айнур Биргалин.

Мөфти шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр һәм сәламәтлекләре начар, шулай ук үпкә һәм йөрәкнең хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләреннән чыкмауларын сорады.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны арткан. Инфекциялеләрнең тәүлеклек артуы 1 мең кешегә якынлаша.


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: