Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2022, 20:24

Тискәре бала олыларны коткарган

Уфада ике кеше тискәре бала аркасында өскә җимерелгән кардан котылып калган.

Тискәре бала олыларны коткарган
Тискәре бала олыларны коткарган

Бу хәл башкаланың Киров районында булган. Ике олы кеше һәм бала йортка керү өчен подъезд янына якынлашкан. Шул вакыт бала көйсезләнеп кире киткән. Олылар аны туктаткан арада йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Кар нәкъ алар буласы урынга килеп төшкән. Әгәр өсләренә төшсә, бу хәлнең нәрсә белән бетәсе билгеле түгел.

Узган ел Уфада бер морг түбәсеннән ике хатын-кызга түбәдән кар төшкән иде. Һәлакәт нәтиҗәсендә 29 һәм 57 яшьлек хатын-кызлар зыян күрде.

 


Фото: karfagos.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: