Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2022, 15:51

Макрон белән Путин нәрсә хакында сөйләшкән?

АКШ һәм НАТО Русия белән исәпләшми.

Макрон белән Путин нәрсә хакында сөйләшкән?
Макрон белән Путин нәрсә хакында сөйләшкән?

Русия Президенты Владимир Путинның Франция Президенты Эммануэль Макрон белән телефон аша сөйләшүе булды. Лидерлар коронавирус инфекциясенә каршы ике илдә дә күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар. Әңгәмәнең төп темасы – Русиягә озак вакытлы, юридик яктан беркетелгән иминлек гарантияләре бирү, шул исәптән күптән түгел Женевада узган Русия-Америка сөйләшүләре һәм Брюссельдә Русия – НАТО Советы кысаларында очрашулар булды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Русия ягы 26 гыйнварда АКШ һәм НАТОдан алынган иминлек гарантияләре турындагы килешү проектларына язма җавапларны игътибар белән өйрәнәчәк, шуннан соң үз гамәлләре белән билгеләнәчәк.

Шул ук вакытта Америка һәм НАТО җавапларында Русиянең НАТО киңәюенә юл куймау, Русия чикләре янында һөҗүм итү  кораллары системаларын урнаштырудан баш тарту кебек принципиаль мәсьәләләр исәпкә алынмаган.

Шулай ук ике яклы хезмәттәшлекнең кайбер гамәли аспектлары, шул исәптән атом энергетикасы өлкәсендә дә каралды. Русия һәм Франция президентлары тыгыз элемтәдә калырга килеште.

 

Фото: rbc.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: