Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2022, 23:32

Сукбай этләр балага һөҗүм иткән

Малайны кырыйдан узып баручы көрәк тоткан бер ир коткарган.

Сукбай этләр  балага һөҗүм иткән
Сукбай этләр балага һөҗүм иткән

Уфада Әй урамында урнашкан торак йорт ишегалдында 28 гыйнвар көнне сукбай этләр бер малайга ташланган. Малайны кырыйдан узып баручы көрәк тоткан бер ир коткарган. Бу хәлнең видеосы социаль челтәргә эләккән. Кадрларда алты этнең мәктәп укучысы артыннан кууы күренә, тагын берничә эт янәшәдә чабып бара. Бу хәл Ирәмәл торак комплексы территориясендә булган. Аның халкы җирле администрациягә йортсыз этләр йөрүе турында берничә тапкыр хәбәр иткән булган.

Узган елның апрель аенда сукбай этләр Учалы районының Сәфәр авылында велосипедта йөргән 4 яшьлек малайга һөҗүм иткән иде. Этләр талаган бала шунда ук үлгән иде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның җәендә “хайваннар белән җаваплы эш итү турында” дип аталган 498 санлы Федераль закон кабул ителде. Аңа ярашлы, сукбай этләрне үтерергә ярамый. Усаллары махсус приютларда тотылырга тиеш. Юашларына билге куеп кабат иреккә җибәрәләр. Моның өчен Башкортстанда елына 64 миллион сум чамасы акча буленә.

 


Фото: скриншот видео // instagram.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: