Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2022, 23:22

Стәрлетамакта Африка чумасы!

Африка чумасы тиз тарала торган чир. Аның белән төрле яшьтәге кыргый һәм йорт дуңгызлары авырый.

Стәрлетамакта Африка чумасы!
Стәрлетамакта Африка чумасы!

Стәрлетамак районының Кармаскалы авылында Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланган.  Республика Россельхознадзоры аның гены Стәрлетамак районы Кармаскалы авылында һәлак булган йорт дуңгызында табылуын хәбәр итә. Хайваннар Казадай авыл советы башлыгы Леонид Ивановның шәхси ярдәмче хуҗалыгында үлгән. Россельхознадзор идарәсе хәлне контрольдә тота һәм үз компетенцияләре кысаларында кирәкле чаралар күрә. Барлыгы тугыз дуңгыз үлгән. Өстәмә тикшеренүләр үткәрелә. Анализ нәтиҗәләре экспертизада.

Вируслы урын хлор известе белән эшкәртелгән. Африка чумасы тиз тарала торган чир. Аның белән төрле яшьтәге кыргый һәм йорт дуңгызлары авырый. Кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.

 

МЧС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: