Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2022, 07:18

Путин студентлар белән очрашты

Онлайн рәвештә узган очрашу 25 гыйнварда билгеләнә торган Татьяна көне – студентлар бәйрәме уңаеннан оештырылды.

Путин студентлар белән очрашты
Путин студентлар белән очрашты

Русия студентлары көнендә Владимир Путин видеоконференция режимында Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Түбән Новгород югары уку йортлары студентлары белән очрашу уздырды.

Чарада Бөтенрусия һәм халыкара турнирлар җиңүчеләре, математика һәм IT-белгечлек буенча студентларның IMO һәм IMC халыкара математик олимпиадалары, ICPC программалаштыру буенча студентлар чемпионаты призерлары катнашты.

Русия Президенты илнең математика, физика, информатика кебек төгәл фәннәр буенча һәрчак алдынгы урыннарда килүен билгеләде, тарихка байкау ясады, студентларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Фото: http://www.kremlin.ru/

Путин студентлар белән очрашты
Путин студентлар белән очрашты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: