Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2022, 15:04

Путин Пашинян белән сөйләште

Русия һәм Әрмәнстан җитәкчеләре арасындагы әңгәмә күп мәсьәләләрне күтәрде.

Путин Пашинян белән сөйләште
Путин Пашинян белән сөйләште

Русия Президенты Владимир Путин һәм Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян арасында 22 гыйнварда узган сөйләшү телефон аша барган. Аны оештыру башлангычы белән Әрмәнстан ягы чыккан.

Сөйләшүдә Әрмәнстан, Әзербәйҗан һәм Русия арасында 2020 елның 9 ноябрендә, 2021 елның 11 гыйнварында һәм 26 ноябрендә кабул ителгән өчьяклы килешүләрнең үтәлү рәвеше тикшерелгән. Әрмәнстан һәм Әзербәйҗан арасындагы чикләрне төгәл билгеләү мәсьәләсенә аерым басым ясалган. Шунда ук ОБСЕның Минск төркеме җитәкчеләре – Русия, АКШ һәм Франция хезмәттәшлеген дәвам итү зарурилыгы билгеләнгән.

Әлеге вакытта Әрмәнстан ОДКБ оешмасында җитәкчелек итә. Ике дәүләт җитәкчесе үзара әңгәмәдә оешманың киләчәк эш планнарын да тикшергәннәр.

Никола Пашинянның үтенече буенча, Русия Президенты аны АКШ һәм НАТО илләре белән хәвефсезлек гарантияләре буенча сөйләшүләр барышы белән таныштырган.

Бу хакта http://www.kremlin.ru сайты хәбәр итә.

Фото: news.myseldon.com

Путин Пашинян белән сөйләште
Путин Пашинян белән сөйләште
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: