Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2022, 11:15

Байден көйсезләнә

АКШ Президенты Джо Байден Русиягә яңа санкцияләр белән яный башлады.

Байден көйсезләнә
Байден көйсезләнә

Украина тирәсендәге вәзгыятьне куерту очрагында Вашингтон Русия өчен "моңа кадәр беркайчан да күрелмәгән санкцияләр" әзерли, ди АКШ Президенты Джо Байден. Аның фикеренчә “яңа чикләүләр куркынычы Русия президенты Владимир Путинга йогынты ясарга тиеш”. Әмма сәясәтче мондый чара дөнья икътисады һәм Америка икътисадына да зыян китерәчәген кире какмый.

– Мин шуны аңлатырга телим, долларларны куллану яки SVIFT системасы аша акча күчерүгә карата җитди санкцияләр кертү АКШ өчен дә, дөнья өчен дә тискәре, җимергеч нәтиҗәләргә китерәчәк, – диде президент.

Шул ук вакытта ул Русия лидерының конфронтация теләмәвен таныды. Моннан тыш, Ак йорт башлыгы ассызыклаганча, Путин белән сөйләшү вакытында ике арада үзара аңлашу барлыкка килгән.

– Минемчә, Путин һаман да тулы канлы сугыш теләми. Мин аны Көнбатыш илләрен, АКШ һәм НАТОны сыный дип уйлыйм, – дип фаразлады Америка президенты.

Фото: AP 2021

Байден көйсезләнә
Байден көйсезләнә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: