Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2022, 23:15

Октябрьский шәһәрендә укучыны эт тешләгән

Октябрьскийда мәктәптән кайтып килгән 11 яшьлек укучыга эт ташланган.

Октябрьский шәһәрендә укучыны эт тешләгән
Октябрьский шәһәрендә укучыны эт тешләгән

Эт борынчыксыз булган. Бу хәл хуҗасы этне бәйдән ычкындырып, үзе кар көрәп йөргән чакта булган. Хуҗа эткә кычкырса да, ул малайның аягына ябышып, тешләргә керешкән. Эт хуҗасы аны аерып алган, ул шулай шаяра дип аңлаткан.

Малай өенә кайту белән әнисе аны травмпунктка алып барган. Яра тирән булып чыккан, шуңа күрә балага котыру авыруыннан прививка ясаганнар һәм катгый урын-җир режимын билгеләгәннәр. Алда малайны тагын биш укол, шулай ук яраны эшкәртү һәм физиотерапия көтә.

Малайның әнисе полициягә гариза язган. Хәзер эт хуҗасына бәйсез этне борынчыксыз иреккә җибәргәне өчен җавап бирергә туры киләчәк.

 


Лилия ХАФИЗОВА фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: