Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2022, 23:31

Башкортстан татарлары игътибар үзәгендә

Татарстан һәм Башкортстанда өч миллион ярымнан артык татар яши. Бу татарның умыртка баганасын тәшкил итә.

Башкортстан татарлары игътибар үзәгендә
Башкортстан татарлары игътибар үзәгендә

Уфада Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев булып китте. Сәфәр барышында ул Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Азат Бадранов белән очрашты. Анда Идел буенда Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан узачак бәйрәмнәр кысасында хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Васил Шәйхразиев 19-21 май Казанда узачак “Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисадый саммиты һәм башка чараларның программы белән таныштырды. Әлеге бәйрәм Уфада да узуы сәбәпле, гамәлләрне килештерү кирәклеген әйтте.

“Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы – безнең тамырларны барлау. Тарихтагы мәгърифәтчеләргә һәм аларның хезмәтләренә күбрәк игътибар бүләргә кирәк. Ул шәхесләребез үзләрен милләтләргә бүлмәгәннәр, алар безнең уртак тарих, уртак чишмә башы”, – дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Азат Бадранов.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кичен Уфа “Нур” татар театры бинасында татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

– Татарстан һәм Башкортстанда өч миллион ярымнан артык татар яши. Бу татарның умыртка баганасын тәшкил итә. Без Башкортстан татарына һәрвакыт игътибарлы булачакбыз, – диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев бер төркем татар активистларына бүләкләр дә тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында хезмәттәшебез, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы Дилбәр Булатова да бар.

Чара күмәк “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Очрашудан соң “Галиябану” спектакленең премьерасын карау оештырылды.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: