Салават шәһәренең Бочкарев урамындагы күпкатлы йортның подъездында аңын югалткан эт табылган. Ул бу йортта яшәүчеләрнең яраткан эте – Жуля булып чыккан. Ул җенси органнары зыян күрүдән берникадәр вакыттан соң җан тәслим кылган. Эткә башта нәрсәдер ашатып йоклатып, мәхлукның көчләнүе фаразлана. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, бу этне моңа кадәр дә бер тапкыр шушы ук йортта көчләгән булганнар. Аны ветеринарлар ул вакытта дәвалый алган. Бу Салаватта этләрне көчләүче зоофил барлыгы турында сөйли.
Жуля үлгән йорт халкы полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Әлеге эш буенча тикшерү башланган. Этне лабораториядә тикшергәннәр, аның, чыннан да, көчләнүе ачыкланган. Кем көчләвен ачыклау өчен Салават лабораториясенең генә мөмкинчелеге җитми. Подъезддагы видеога караганда, этне бер ир күтәреп подъездга алып кергән.
Бу хәбәр үзәк матбугатта да тарала башлады.
Фото: vk.com/wall-22575284_705483?z=photo-22575284