+12 °С
Яңгыр
Русия Президенты Владимир Путин быел хаклы ялдагы өлкәннәргә пенсияләрне индексацияләү күләмен инфляциядән югарырак итеп билгеләргә кирәклеген әйтеп, Хөкүмәт алдына шушы бурычны куйган иде. Нәтиҗәдә, 1 февральдән соң пенсияләр 8,6 процентка артырга тиеш. Бу – уртача 18984 сум дигән сүз. Өстәмә акчаны 30,8 миллион пенсионер алырга тиеш. Моның өчен бюджеттан янә 170 миллиард сум акча бүләргә кирәк булачак.
Антон Котяков билгеләвенчә, 2023 елда уртача пенсия 20 мең сумнан артып китәргә тиеш. 2024 елда ул 21 мең сумга кадәр үсәр дип көтелә.
Фото: iz.ru