Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2022, 21:24

Туган телгә имтихан

Уфада узган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы туган телен белгән иң яхшы укучыларны ачыклады.

Туган телгә имтихан
Туган телгә имтихан

13-14 гыйнварда Уфада татар укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча республика  олимпиадасы узды. Чара Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында үтте. Анда  9-11 сыйныф укучылары катнашты.

Олимпиадада катнашу өчен  сайлап алуда 358  укучы катнашып, 117се җиңеп чыккан булган. Олимпиадада исә 92 укучы катнашты.

Чараны йомгаклау тантанасында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул чыгышында  республика алты: урыс, башкорт, татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендә укытылуын, фән буларак исә 11 туган тел өйрәнелүен ассызыклады.

Җиңүчеләр арасында Туймазы, Шаран, Балтач, Бүздәк, Бакалы районнары һәм Уфаның татар гимназияләре укучылары бар. Алар Казанда узачак төбәкара һәм халыкара олимпиадада катнашачаклар.

Бәяләмә төркеме җитәкчесе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов олимпиаданың эшчәнлегенә югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, чарада югары әзерлекле укучыларның, егетләрнең, шулай ук шигырь язучыларның булуы анда уңай тәэсирләр калдырган.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: