Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2022, 18:02

Путин һәм Рахмон нәрсә турында сөйләшкән?

Русия хәрби-транспорт авиациясе самолетлары, тулаем алганда, 2095 Русия һәм чит ил гражданнарын Казахстаннан алып кайтканнар.

Путин һәм Рахмон нәрсә турында сөйләшкән?
Путин һәм Рахмон нәрсә турында сөйләшкән?

Русия Президенты Владимир Путин  Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән телефон аша сөйләште. Аның барышында Казахстандагы вәзгыятькә кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Сөйләшүдә Казахстан җитәкчелеге мөрәҗәгатенә  ярашлы,  ОДКБ (күмәк хәвефсезлек шурасы) линиясе буенча күрсәтелгән ярдәмнең үз вакытында һәм нәтиҗәлелеге билгеләп үтелде.

Шулай ук Әфган проблематикасы, аерым алганда, таҗик-әфган чигендәге хәлләр дә кузгатылды.

Шуны да әйтергә кирәк, Русия хәрби-транспорт авиациясе самолетлары, тулаем алганда, 2095 Русия һәм чит ил гражданнарын Казахстаннан алып кайтканнар. Бу хакта Русиянең Оборона министрлыгы хәбәр итә.

 

Фото: onashem.mediasole.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: