Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2022, 22:14

Уфа кайчан кардан арыначак?

Түрәләр урам себерүчеләрнең җитмәвенә төп сәбәп итеп аларның түбән хезмәт хакларын атады.

Уфа кайчан кардан арыначак?
Уфа кайчан кардан арыначак?

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Алан Марзаев Уфада эшче-коммунальщиклар җитмәвен белдерде. Нормативлар буенча шәһәр 7,3 мең эшче (ишегалды җыештыручылар, тракторчылар һәм башка белгечләр) хезмәт күрсәтергә тиеш, ә чынлыкта алар башкалада нибары 1 638 кеше икән. Түрәләр урам себерүчеләрнең җитмәвенә төп сәбәп итеп аларның түбән хезмәт хакларын атады. Әлбәттә, мондый шартларда хәтта әз генә кар явып киткәннән соң да шәһәр көрт астында кала. Эшчеләр җитмәүдән тыш, министр коммуналь техника булмау һәм аның тузуына да зарланды.

Чыннан да урам себерүчеләрнең хезмәт хакы айга 14-20 мең сум тәшкил итә. Тракторчыларныкы 20-25 мең.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров министрга килеп туган хәлне төзәтерлек план уйлап табуны таләп итте.

2022 елга бюджет коммуналь техника сатып алуга 1,432 миллиард.сум бүлеп бирергә планлаштыра. Хезмәт хакларын күтәрүгә Уфа мэры җаваплы.

 


Фото: news.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: