Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2022, 12:20

Милли оешмалар сүлпәнләнде

2021 ел барышында иң күп чаралар оештыручы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы булды.

Милли оешмалар сүлпәнләнде
Милли оешмалар сүлпәнләнде

Акчасызлык һәм пандемияне сәбәп итеп республикадагы татар оешмаларының эшчәнлеге бик сүлпән булды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте V конференциясен уздырды. Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә ел саен уза торган “Ике аккош” фестивале, мәктәп укучылары арасында оештырылган “Тукай моңнары” чаралары узды. Оешманың рәисе Римма Үтәшева Русия Дәүләт думасына депутат итеп сайланды.

Башкортстан татарлары конгрессы 2021 елда корылтаен уздырырга җыенса да, финанс булмау сәбәпле, чараны уздыра алмады. “Берлек” оешмасы каршындагы Мәрьям Солтанова исемендәге  һәм “Рәйхан” клублары төрле темага очрашулар уздырды. Ел барышында “Сәхибҗамал” оешмасы да берничә утырышын җыйды.

2021 ел барышында иң күп чаралар оештыручы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы булды. Татар оешмалары арасында иң күп — 36 бүлекчәсе булган оешма районнарда төрле мәдәни, шулай ук балалар өчен чаралар оештырды. Туймазы районының “Бабай утары”нда “Җырлыйк әле” дип аталган IV фольклор төркемнәре фестивален җыйды.

 
Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: