Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2022, 12:27

Быел нинди яңа тәртипләр кертелә?

Агымдагы 2022 елдан яңа кануннар эшли башлый.

Быел нинди яңа тәртипләр кертелә?
Быел нинди яңа тәртипләр кертелә?

Агымдагы 2022 елдан яңа кануннар эшли башлый. Аларның күпчелеге җәмәгать хәвефсезлеге уңаеннан кертелде.

Быелдан спорт җанатарлары өчен махсус паспортлар кертелә. Алар аны спорт чарасына билет алганда күрсәтергә тиеш.

Быелдан кораллары булган кешеләр аны югалтулары, яки урлатулары хакында бер тәүлек эчендә хәбәр итәргә бурычлы.

Яңа канун буенча, фермерлар үзләренең чәчү җирләрендә йортларын төзи ала.

Агымдагы елдан ана капиталы да үсәчәк.

Быелдан транспортка ТО, ягъни мәҗбүри техник тикшерүне гамәлдән чыгардылар. Ләкин аны транспорт чарасын исәпкә куйганда, хуҗасын алыштырганда узарга туры киләчәк.

2022 елда русиялеләр беренче тапкыр кертемнәр буенча процентлардан НДФЛ салымын түләячәк. Мәсәлән банкларда бер миллион сум акчасы булган кеше елына  42 500 сум салым түләячәк.

 

Фото: yurist-journal.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: