Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2022, 11:31

2022 – Русия халыкларының мәдәни мирасы елы

Президент Владимир Путин шушы хактагы Указга кул куйды.

2022 – Русия халыкларының мәдәни мирасы елы
2022 – Русия халыкларының мәдәни мирасы елы

Быелгы ел Русия халыкларының мәдәни мирасын саклауга багышланачак. Владимир Путин имзалаган указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

– Әлеге карар халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник уртаклыкны саклау максатларында кабул ителде, – диелә документта.

Президент хөкүмәткә ике ай эчендә оештыру комитеты төзергә, шулай ук Русия халыкларының мәдәни мирас елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кушты.

Фото: kremlin.ru

2022 – Русия халыкларының мәдәни мирасы елы
2022 – Русия халыкларының мәдәни мирасы елы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: